Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы  Халыкара «Музейлар төне» акциясе кысаларында чаралар уздыра

2021 елның 30 апреле, җомга

15 май 18:00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Халыкара «Музейлар төне» акциясе кысаларында чаралар уздыра. Бу төндә музейга  килүчеләр төрле тарихи чор атмосферасына чумачак.

И.И.Шишкин музей-йорты «Шишкиннарда кунакта» театральләштерелгән интерактив программа тәкъдим итәчәк.

М.И.Цветаева әдәби музее Көмеш гасыр китапханәсе белән берлектә  космоска очуга 60 ел тулуга багышланган «Йолдызларга юл» программасына чакыра. Кунакларны Роман Жучковның шәхси күргәзмәсенә экскурсия һәм Марина Цветаевага багышланган экскурсия, уеннар, космос турында китаплар күргәзмәсе һәм «КосмоКафе» көтә.

В.М.Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее кунакларга "Сәламәтлек "операциясе" интерактив программасын тәкъдим итәчәк.

Н.А.Дурованың Музей-утары хәрәкәтчән һәм интеллектуаль уеннар, борынгы предметларны белүчеләр бәйгесе, фильмнар һәм музыка тәкъдим итә, ә программа гусар боткасы һәм самавырдан чәй эчү белән тәмамланачак.

Шәһәр тарихы музее «Зур һәм кечкенә тарихлар» интерактив программасын тәкъдим итә. Интерактивта катнашучылар үзләрен 1920 елда Алабугадагы җинаятьне тикшерүче детектив ролендә сынап караячаклар.

Хәтер музее кунакларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Зур сугышта кечкенә шәһәр» программасы белән каршы алачак. Килүчеләр «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән музей-тыюлык хезмәткәрләре төшергән «Сугышның тере мизгелләре» һәм «Буыннар хәтере» проекты кысаларында видеосюжетлар күрәчәк. Программа «Өчпочмаклы язмышлар» һәм «Георгий тасмасы» мастер-класслары белән тәмамланачак.

Күргәзмә залында «Урал модасы» күргәзмәсе кысаларында Свердловск өлкәсе туган якны өйрәнү музее җыелмасыннан «Халык зирәклеге» интерактив программасына чакыра.

Хәзерге заман этносәнгать музеенда «Этник мотивлар» дигән интерактив программа оештырыла. Кичә барышында «Эбиволь» предприятиесе (Казан шәһәре) декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре күргәзмәсен ачу тантанасы, «Тукай белән илһамлану» шигърият программасы һәм Әхсән Фәтхетдинов эшләре күргәзмәсе буенча арт-медиация элементлары белән экскурсия узачак. Программа эбру техникасы буенча мастер-класс белән тәмамланачак.

Сирәк коллекцияләр галереясе «Дөнья каләме" интерактив программасына килүчеләрне көтеп кала. Кунаклар «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе белән танышачак. Коръән битләре коллекционеры һәм күчереп язучы Дамир Әхмәтгалиев гарәп каллиграфиясе һәм шамаил ясау буенча мастер-класс үткәрәчәк.

Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсендә хезмәткәрләр килүчеләр өчен мастер-класслар үткәрәчәк һәм халык һөнәрләренең төрле төрләре турында сөйләячәк.

Традиция буенча, Баш музей төнендә кунакларны «Сәнгать салоны» музей кибете һәм музей -театрда «Трактир» көтә.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International