29 апрель 16:00 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясе залларында рәссам-фронтовик, Россиянең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Виктор Куделькинның тууына 110 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.
Күргәзмәдә рәсем сәнгате әсәрләре, графика һәм архив материаллары тәкъдим ителәчәк.