Казанда "Иртәгә йолдызлар" программасының финалы узачак

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

14 май  С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 18:30 сәгатьтә «Иртәгә йолдызлар» программасының финалы узачак.

Гала-концертлар белән республиканың биш шәһәрендә La Primavera Казан камера оркестрының иҗат программасының концерт туры тәмамланды. Анда Татарстаннан 250 дән артык яшь музыкант катнашты. Программа һәм оркестр җитәкчесе Рөстәм Абязов программа финалында чыгыш ясаячак балаларның исемнәрен игълан итте.

Финал концерт программасында Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Җәлил, Баулы, Апас, Норлат, Әгерҗе, Менделеевск, Чүпрәле, Азнакай, Биектау вәкилләре бар. Алар 14 майда Казанның La Primavera камера оркестры уйнавы астында Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы сәхнәсенә чыгыш ясаячак.

Программа Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International