Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Күренекле җырчы, татар халык җырлары эстрадасына нигез салучы Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Фестиваль-конкурс 2021 елның 20-23 октябрендә Казанда узачак. Конкурс лауреатлары һәм популяр артистлар катнашында Гала-концерт 2021 елның 23 октябрендә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.

Фестиваль-конкурс түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала: академик вокал, халык җыры, эстрада җыры, джаз җыры, хор җыры, остаз һәм укучы, хореография, нәфис сүз. Конкурста катнашу өчен 15 яшьтән башлап солист-вокалистлар, иҗат коллективлары чакырыла. Фестиваль-конкурста Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре, чит илләрдән-АКШ, Канада, Бразилия, Мексика, Куба, Кытай, Һиндстан, Төркия, Пакыстан, Мисыр, Израиль, Румыния, Италия, Үзбәкстан, Грузиядән талантлы яшь артистлар катнашачак. Гала-концертта фестиваль-конкурс лауреатлары һәм танылган мәдәният эшлеклеләре дә катнаша. Жюри составында халыкара танылган һәм тәҗрибәле ватандашлар һәм чит ил сәнгать осталары бар.

Проект "Җырчы Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү" Фонды тарафыннан оештырылды. Фестиваль-конкурс Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиев һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Фестиваль-конкурста катнашу шартлары, шулай ук гаризалар түбәндәге сайтта кабул ителә. https://avzalovafoundation.org.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International