Сергей Рахманинов исемендәге Х Халыкара фортепиано музыкасы фестивале

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

5, 12, 15, 19, 22 май, 7 һәм 25 июнь С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында X Халыкара «Ак сирень» фестивале концертлары узачак. Фестивальгә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россия һәм Татарстанның халык артисты Александр Сладковский нигез салган.

Быел фестивальнең концерт программасында бөек классиклар, шулай ук хәзерге заман композиторлары: С.Рахманинов, И.Стравинский, С. Прокофьев, Л. Бетховен, С. Танеев, М. Носырев һ. б. әсәрләре яңгыраячак.

Концертларның дирижерлары: П.И.Чайковский исемендәге Дәүләт академия зур симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, СССРның халык артисты Владимир Федосеев, Кристоф-Маттиас Мюллер (Германия), Юрий Ткаченко, Станислав Кочановский һәм маэстро фестивальнең сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International