Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты Габдулла Тукай юбилеена махсус проект башлап җибәрде

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында бөек татар шагыйренең 135 еллыгына багышланган проект тәкъдим итә. 27 апрель аэропортта «Мин биеклеккә омтылам...» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды.

Фотокүргәзмә 1А Терминалы галереясендә урнаштырылган.

Милли музей һәм «Казан" халыкара аэропортының махсус проекты-шәһәр кунакларын төбәкнең гаҗәеп атмосферасы белән таныштыруның гадәти булмаган ысулы. Аэропортның 1А Терминалы галереясендә Россия шәһәрләре һәм башка илләрдән килгән пассажирлар Тукайның һәм аның замандашларының 40 уникаль рәсемен күрәчәк. Күргәзмә халык шагыйре исемен йөртә торган аэропортта ачыла.

Барлык фоторәсемнәр дә Татарстан Республикасы Милли музее фондлары тарафыннан алынган. Рәсемнәрдә Габдулла Тукай үзе дә, аның дуслары да – XX гасыр башындагы татар мәдәнияте вәкилләре дә бар. Язучы һәм публицист Фатих Әмирхан, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Гафур Коләхмәтов, шагыйрьләр Сәгыйть Рәмиев һәм Сәгыйть Сүнчәле, татар театрына нигез салучыларның берсе – драматург Галиәскәр Камал, актер һәм режиссер Габдулла Кариев, актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International