29 апрель сәг. 11:00 Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында урам театры сәнгатенә багышланган түгәрәк өстәл узачак. Анда Әлмәт шәһәренең "Җиңел канатлар" («Легкие крылья») урам театры катнаша.
Чараның максаты-Татарстан Республикасында урам театры сәнгатен популярлаштыру һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу.
Түгәрәк өстәлдә катнашалар:
Әюпова Ирада –Татарстан Республикасы мәдәният министры;
Бикчәнтәев Фәрит – Татарстан Республикасының театр әһелләре берлеге рәисе, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры;
Абзалов Азат -Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы;
Фишман-Бекмамбетова Наталия Львовна – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палата әгъзасы;
Гарипов Роберт - "Парк һәм ял итү урыннары дирекциясе" муниципаль бюджет учреждениясе директоры;
Скотников Олег -«Пэжо әфәнденең сәяхәт итүче курчаклары» урам театры директоры, Санкт-Петербург шәһәре;
Казан дәүләт мәдәният институты;
Таҗетдинова Руфинә - Казан театр училищесы директоры;
Якупов Илфир - Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театры директоры;
Ханнанова Гөлназ - «Җиңел канатлар» Әлмәт урам театры директоры.
Аккредитация узу өчен хат юллагыз: std-pr@yandex.ru.