Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова татарстанлыларны Г.Тукай туган көне һәм туган тел көне белән котлады

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Бөек татар халык  шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел узды. Аның исеме барлык буыннарга да тигез кыйммәтле. 27 ел гына яшәп ул  безгә бай әдәби мирас калдырган. Чын халык шагыйре: «Көн-төн, кайгыда, бәхеткә мин синең белән, туган халкым», - дип язган.

 Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Туган тел көне белән котлыйм! Татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көненә багышлап уздырылган бу искиткеч бәйрәм Татарстанда һәм милләттәшләребез яшәгән һәр җирдә дә, аеруча тантаналы рәвештә, безнең бай мәдәниятебезгә һәм  халкыбызга карата ихлас хөрмәт белән билгеләп үтелә.

Тукай иҗаты - татар әдәби теленең  югары дәрәҗәдәге үрнәге. Аның шигърияте татарстанлыларның күп буыннарын тәрбияләп үстергән, ә «Туган тел» шигыре йөзләрчә еллар дәвамында республиканың халык гимны булып кала. Бөек Тукайның туган көнендә Туган тел көнен бәйрәм итү - күпьеллык традиция. Аның иҗаты - Россиянең күпмилләтле мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Тукайның туган җиргә ихлас мәхәббәте белән сугарылган тирән әсәрләре укучыбызны безнең илдә дә, аннан читтә дә табалар. «Шүрәле», «Туган тел» һәм «Су анасы» кечкенәдән үк безнең йөрәкләрдә. Бу аһәңле шигырьләр – мәдәниятебезнең аерылгысыз өлеше. Тукай – ул без! Шагыйрьнең үлемсез иҗаты алга таба да татар халкының рухи үсеше юлын яктыртсын, безне игелекле гамәлләргә һәм казанышларга рухландырсын!

 

 

Мәдәният министры                                                                    И.Х.Әюпова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International