Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов бюстына иң яхшы эскиз проектын булдыруга ачык иҗади конкурс игълан итә

2021 елның 23 апреле, җомга

Конкурс 2021 елның 23 апреленнән 24 маена кадәр үткәрелә.

Бәйгегә РФ гражданнары һәм РФ территориясендә яшәүче скульпторлар һәм архитекторлар, профиль уку йортлары студентлары чакырыла.

Конкурста бер генә автор яисә коллектив катнаша ала.

Гаризалар 2021 елның 23 апрельдән 7 майга кадәр кәгазьдә түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 йорт, 113 каб. электрон формада Guzel.Kuteeva@tatar.ru электрон почтасына җибәрү сорала.

Бюстны ТР Питрәч районында Советлар Союзы Герое Петр Михайл улы Гаврилов музее янында урнаштыру планлаштырыла.

Конкурсның Нигезләмәсе һәм гариза формасы белән түбәндәге сылтамада танышырга мөмкин: https://mincult.tatarstan.ru/tvorcheskiy-konkurs-na-luchshiy-eskizniy-proekt.htm

Белешмәләр өчен телефон: (843) 264 73 91, 264 74 38.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International