"Шүрәле" не бөтендөнья халкы күрәчәк

2021 елның 23 апреле, җомга

2021 елның 26 апрелендә "Шүрәле" татар милли балетын җир шарының төрле почмакларында яшәүчеләр күрә алачак. Европа каналы "Mezzo" язмасы Россия хезмәттәшлеге вәкиллекләре мәйданчыкларында - Россия Фән һәм мәдәният үзәкләрендә ("Рус йортларында") башкарылачак.

«Mezzo» телеканалы заказы буенча Казан опера һәм балет театрының «Шүрәле» спектаклен төшерү Франциянең «Telmondis» компаниясе тарафыннан эшләнде.

Акция ТР Ммдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Онлайн-мәйданчыкларда трансляция башланыр алдыннан Россия хезмәттәшлеге җитәкчесе Евгений Примаков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән тамашачыларга мөрәҗәгать итәчәк.

«Mezzo» телеканалында шулай ук "Алтын Урда" балеты (Ренат Харис либреттосы, Резедә Ахиярова музыкасы) һәм "Җәлил" операсы (Әхмәт Фәйзи либреттосы, Нәҗип Җиһанов музыкасы) трансляцияләнде, 2013 елның июлендә «Mezzo» телеканалы М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрыннан «Шаляпин. Нуриев. Казан» фестиваленең Гала-концертын, трансляцияләнде – ул елны бөтен Европа Казанда 2013 елгы Бөтендөнья Универсиадасының Мәдәни программасы кысаларындагы тамашаны күрде.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының Instagram челтәрендәге рәсми битендә сылтаманы таба аласыз, пароль 26 апрельдә биреләчәк.

Чара татар шагыйре, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Ул татар халык фольклоры мотивы буенча «Шүрәле» поэмасын иҗат иткән, милләткә бай әдәби мирас калдырган шәхес.

Тукайның иҗаты Бөек Ватан сугышында һәлак булган талантлы композитор Фәрит Яруллинга «Шүрәле» балетын иҗат итүгә рухландыра. 1958 елда «Шүрәле» балеты өчен Фәрит Яруллинга Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International