Быел Бөтенроссия «Библиотөн» акциясенеңң темасы — «Китап — йолдызларга юл» дип атала. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе «Библиотөн» акциясен «Реаль Астрономия» студиясе — белем бирү өлкәсендә экспертлар, компьютер программаларын булдыручылар, астрономия укытучылары һәм мөгаллимнәре белән берлектә оештыра.
24 апрель көн дәвамында китапханәдә китап клубы очрашулары, китап күргәзмәләре һәм космоска очу вакыйгасына 60 ел тулуга багышланган мастер-класслар узачак. Шулай ук китапханәдә QR-квест узарга һәм үзеңнең белемеңне тикшерергә мөмкин булачак.
18:00 сәгатьтә күргәзмәләр залында балалар өчен «Йолдызлар һәм әйләнә-тирәдәгеләр» дигән интерактив фәнни-танып-белү сәяхәт-тамашасы башлана. Конференц-залда «Реаль Астрономия» проектын уйлап табучы һәм җитәкче Виталий Каретников Галәм буенча мультимедиа «Безнең космик адресыбыз» дигән экскурсия уздырачак. Виртуаль сәяхәт милли китапханә бинасы янында башланачак.
«Библиотөн» кунакларын чып-чын космик тамаша көтә. Ракеталар төзү Bagaveev Corporation компаниясенә нигез салучы һәм баш конструктор Надир Баһавиев белән бергә теләүчеләр үз ракетасын әзерли һәм китапханә бинасыннан Казансу ягына таба җибәрә алачак.
Китапханәгә керү ирекле, аерым чараларда катнашу өчен теркәлү сорала: https://nbrt.timepad.ru/events/
Чараларның тулы программасы белән китапханә сайтында танышырга мөмкин: https://kitaphane.tatarstan.ru/index.htm/news/1967395.htm.