29 апрель 17:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы милли китапханәсенең күргәзмәләр залында (Пушкин ур., 86) «Ләмбер татар-мишәрләренең халык җырлары» фольклор җыентыгын тәкъдир итү булачак.
Тәкъдир итү чарасында Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Халыклар дуслыгы йорты һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе вәкилләре катнашачак.
Чакырылган кунаклар арасында Казан консерваториясенең фольклор ансамбле, folk group Zakaria, Мордовия Республикасының Ләмбер районы «Дуслык» фольклор ансамбле, Чуаш Республикасының «Мишәр» халык фольклор-эстрада ансамбле чыгыш ясаячак.