Казан консерваториясе татар хор музыкасы фестиваленә чакыра

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

27 апрель С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында XIX "Гүзәл җирем-Татарстан!".

Быел фестиваль Туган тел һәм Халыклар бердәмлеге, шулай ук татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре – Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил юбилейларына багышлана.

Фестивальдә катнашучылар арасында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте хор коллективлары, шәһәрнең балалар хор коллективлары, шулай ук солистлар Эльза Исламова, Айгөл Гардисламова, Илгиз Мөхетдинов, Сөмбел Кыямова, җырчылар Руслан Закиров, Никита Точилкин бар.

Фестиваль 2003 елдан бирле Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан үткәрелә. Проектның төп максаты-үсеп килүче буында татар гореф-гадәтләренә, туган тел һәм музыкага карата мәхәббәт тәрбияләү, милли музыка культурасы хөрмәт тәрбияләү һәм хәзерге заман авторларының яңа әсәрләре белән таныштыру.

2020 елда әлеге проект өч вакыйгага – Казан консерваториясенең 75 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланды.

Фестивальдә ел саен 500дән артык башкаручы чыгыш ясый. Әлеге хорларның җитәкчеләре-профессиональ музыкантлар, Казан хор мәктәбе вәкилләре. Һәр ике ел саен фестиваль кысаларында балалар һәм яшүсмер коллективлары конкурсы уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International