П.А.Столыпин исемендәге икътисад һәм финанс өлкәдә XVII Халыкара премиягә гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

П.А.Столыпин исемендәге икътисад һәм финанс өлкәдә XVII Халыкара премиягә гаризалар кабул итү башланды.

Столыпин премиясе (2015 елга кадәр – «Банк хезмәте» премиясе) 2004 елда «Банк хезмәте» журналы тарафыннан Россия сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр банк эшчәнлеге берлегенең һәм банклар буенча Комиссия, Россия төбәгенең банклар ассоциациясе, Россия Банклары Ассоциациясе ярдәме белән гамәлгә куелды. Ел саен Россия һәм БДБ илләрендәге 180гә якын предприятие һәм оешма премия лауреатлары була. 

Быел бүләкләү тантанасы оффлайн һәм онлайн форматта узачак. Бүгенге шартларда бу формат иң оптималь вариант булып тора, шулай ук аудиторияне арттырырга мөмкинлек бирә.

П.А.Столыпин исемендәге икътисад һәм финанслар өлкәсендә «Банк хезмәте» журналының XVII Юбилей халыкара премиясе "Вакыт безне сайлады!" девизы астында уза.

Премияне алу өчен физик затлар яисә дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар, юридик оешмалар тәкъдиме белән катнашырга мөмкин. Гаризалар reclama@tpnews.ru яки pr2@tpnews.ru электрон почта адресларына 2021 елның 15 июненә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International