Төмән шәһәренең И.Я.Словцов исемендәге музей комплексы мәйданчыгында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан «Татарларда кунакта» дип аталган күргәзмә ачылды.
Күргәзмә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыклары, Төмән өлкәсе һәм Татарстан хөкүмәтләре, Россия музейлар Берлеге, Россия Рәссамнар берлеге, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советының хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә оештырылды.
Кунакларны И.Я.Словцов исемендәге музей комплексы директоры Галина Коршакевич һәм Төмән өлкәсе мөфтие, Төмән мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков сәламләде. Алабугадан дәүләт музей-тыюлыгының генераль директор урынбасары Марина Жарковская һәм галим секретаре Татьяна Назарова чыгыш ясады.
Күргәзмә экспозициясендә 316 предмет. Алар XIX гасыр азагы – XX гасыр башындагы бай этнографик материалдан тора: кием-салым, көнкүреш әйберләре, савыт-саба, бизәнү әйберләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләнмәләре.