18 апрельдә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее барыгызны да якшәмбе «өмәсендә» катнашырга чакыра

2021 елның 16 апреле, җомга

18 апрельдә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее шәһәр халкын К.Маркс урамында урнашкан 62 йорт адресы буенча (2021 елның февралендә музейга тапшырылды) мәдәни мирас объектын чистарту максаты белән якшәмбе «өмә»сендә катнашырга чакыра.

Анда сәнгать сөючеләр өчен яңа иҗтимагый иҗади киңлек булдыру планлаштырыла.

«Өмә» вакытында бинаның 2 һәм 3 катларын җыештыру күздә тотыла.

Катнашучылар өчен чәй/каһвә, истәлекле сувенирлар һәм музейга билетлар тәкъдим ителәчәк.

Сезне 18 апрель сәг. 10.00 Карл Маркс ур., 62йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Белешмә:

18 апрель -ЮНЕСКО мәдәни мирас үзәге  тарафыннан игълан ителгән Халыкара  һәйкәлләр һәм тарихи урыннар  көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International