Республика яшүсмерләр китапханәсендә Татарстан Республикасы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы методистлары өчен «Китапханәләрнең методик эшчәнлеге: проблемалар һәм аларны чишү юллары» дигән темага Республика семинары узды.
Семинар программасы берничә бүлектән һәм китапханә эшенең теоретик һәм практик темага ясалган чыгышларыннан торды. Чарада Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм Казан, Әлмәт, Мәскәү, Вологда шәһәрләре китапханәләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, шулай ук «Казан шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 26 нчы филиал-китапханәсенә экскурсия оештырылды.
Китапханә хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сәламләде.