25 апрель 17.00 сәгатьтә София Гобәйдуллинаның хәзерге заман музыка үзәге оркестры Казан халкын һәм Татарстан кунакларын С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залына чакыра.
Оркестр башкаруында Россия композиторлары: Алексей Рыбников (Мәскәү, «Юнона и Авось» рок-операсы авторы, шулай ук «Приключения Буратино», «Тот самый Мюнхгаузен» һ. б.) кинофильмнарына музыка, Леонид Десятников (Мәскәү, «Кинофильмга иң яхшы музыка» номинациясендә 2011 һәм 2018 елларда «Ника» Милли кинопремиясе лауреаты), Александр Радвилович (Санкт-Петербург, «Композиторлар» номинациясендә «Ел персонасы» җиңүчесе (2007 ел), Кирилл Уманский (Мәскәү), " (Мәскәү), Леонид Гуревич (Екатеринбург), Ольга Викторова (Екатеринбург) әсәрләре яңгыраячак.
Әлеге әсәрләр Казанда беренче тапкыр яңгырый.
Солист буларак Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе доценты Станислав Малышев чыгыш ясый.
Дирижер-Татарстан Республикасының атказанган артисты Анна Гөлишамбарова.