Луара Шакирҗанова Камал театрына юбилей кичәсенә чакыра

2021 елның 16 апреле, җомга

23 апрель 19.00 сәгатьтә Камал театрында Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанованың юбилей кичәсе узачак. Программада дуслары, хезмәттәшләре котлавы һәм "Бию пәрие" спектакле булачак.

Белешмә

Ул Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе — 1996 ел, Татарстан Республикасының халык артисты - 2010 ел, Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты-2009 ел.

Актриса. Татарстан Республикасының Әтнә районы Күлле Киме авылында туган. Казан театр училищесын (1970) һәм Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын (1973) тәмамлаган. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы була. 1979 елдан - ТР Мәдәният министрлыгының театрлар бүлегенең әйдәп баручы белгече булып эшли. 1984 елдан-татар академия театры музее мөдире. Мәкаләләр авторы, татар театрының күренекле эшлеклеләре иҗатына багышланган радио һәм телетапшыруларны алып баручы. Шулай ук сөйләм жанры актрисасы.

Хельсинки шәһәрендә (Финляндия) татар диаспорасының татар театрын яратучы актерлар белән «Беренче театр» (1991), «Асылъяр», «Галиябану» (1992, 1993), Батулланың «Туйдан соң» (1994) спектакльләрен куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International