Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Белгород өлкәсендә форумда катнаша

2021 елның 16 апреле, җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Белгородта  «Акыллы шәһәр: куллану буенча инструкция» форумында катнаша.

Бөтенроссия форумы 15 апрельдә башланып китте. Чараны Россиянең төзелеш министрлыгы һәм Белгород өлкәсе Хөкүмәте үткәрә.

Ике көн дәвамында, 15 һәм 16 апрельдә, Россия төбәкләре һәм эре бизнес җитәкчелеге, шулай ук цифрлаштыру өлкәсендә иң яхшы яшь белгечләр тәҗрибә уртаклашачаклар һәм илнең IQ шәһәрләрен үстерү өчен алдынгы карарлар эзләячәкләр.

Кичә «цифрлы культура» тармак секциясендә катнашучылар цифрлаштыру күзлегеннән мәдәният өлкәсен үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Сессиядә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Белгород өлкәсенең мәдәният идарәсе башлыгы Константин Курганский, РФ Мәдәният министрлыгының цифрлы проектлар җитәкчесе Виктория Ганиева, Чувашиянең икътисад министры урынбасары Екатерина Грабко һәм Белгород халык иҗаты үзәге директоры Максим Шапошников чыгыш ясады.

17 апрельдә  ТР мәдәният министры Светлогорск шәһәрендә узачак "2030 елга кадәр Россиянең икътисадый үсеше" пленар сессиясендә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International