Милли музейда космик күргәзмә ачылды

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда «Галәм бусагасында» дип аталган космик күргәзмә ачылды. Тантанада иң дулкынландыргыч мизгел-Халыкара космик станциядән котлау булды. Барлык кунакларны да Россия Федерациясе Герое, Россия космонавты – Роскосмос космонавтлары отряды сынаучысы, Халыкара Космик Станция экипажы командиры Сергей Рыжиков сәламләде.

Күргәзмәне Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова ачты. «Минем бары тик бер теләгем бар: бүгенге ыгы-зыгыда һәрвакыт йолдызларны күрә белегез һәм аларга сукмак салыгыз", - дип тәмамлады ул котлау сүзен.

Шулай ук күргәзмә ачылышында Татарстан Республикасы Милли музей генераль директоры вазифаларын башкаручы Алисә Вяткина, Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре Департаментының гражданнар җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең мониторинг һәм иҗтимагый үсешне фаразлау бүлеге мөдире Рөстәм Гәйнетдинов, КФУның Физика институты директоры Дмитрий Таюрский, "Электроприбор" заводының тарих музее директоры Ангелина Корбанова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International