Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Казаннан сәлам!» күргәзмәсе эшли башлый

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

14 апрель 14.00 сәгатьтә Татар халкы һәм  Татарстан Республикасы дәүләтчелеге  тарихы музеенда Казан шәһәре  почтасының 155 еллыгына багышланган «Казаннан сәлам» күргәзмәсе эшли башлаячак.

«Казаннан сәлам» күргәзмәсен ачу тантанасында һәркем Россиянең теләсә кайсы ноктасына Казан Кремле күренешләре төшерелгән открытка җибәрә алачак. Сайлап алу өчен 10 төрле открытка тәкъдим ителә. Акция «Татарстан почтасы» АҖ белән берлектә үткәрелә.

Күргәзмә «Таттелеком», ТР элемтә тарихы музее, ТР Милли музее, ТР Фәнни китапханәсе, Лобачевский исемендәне КФУ китапханәсе, Дәүләт архивы һәм ТР мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Күргәзмә 2021 елның 3 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International