2021 елның 12 апреленнән 25 апреленә кадәр Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә (алга таба – конкурс).
Конкурста Татарстан Республикасының дәүләт (муниципаль) бюджет һәм автоном мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре, шул исәптән мәдәният өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәдәният өлкәсендә урта һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре катнаша ала.
Грантлар конкурс нигезендә бирелә.
Конкурска гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 104, 113 каб., сәг. 9дан кичке 6га кадәр. Элемтәгә керү өчен тел: 8 (843) 264-75-14, Фатыйхов Илдус Эдуард улы
Конкурс турында тулырак мәгълүмат түбәндәге сылтамада: https://mincult.tatarstan.ru/grant_govrt_bestworker.html