12 апрель Татарстан Республикасы Милли музеенда беренче тапкыр космоска очуга 60 ел тулу уңаеннан «Галәм бусагасында» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Тантанада күргәзмә кунакларын сюрприз - Халыкара космик станциядән сәламләү һәм котлау көтә!
"Галәм бусагасында" - музейның зур проекты. Күргәзмәгә килүчеләр Юрий Гагаринның 1967 елда Казанга килгән фотосурәтләрен, төрле плакатлар, фотооткрыткалар, почта карточкалары, СССРда төрле елларда чыгарылган значоклар, маркалар, астрономия үсешен, Татарстан предприятиеләренең космосны яулауда керткән өлеше, Сергей Королев һәм Валентин Глушко эшчәнлекләре, хәтта Николай Бударинның костюмын күрә алачак.
Күргәзмә 14.00 сәгатьтә ачыла һәм 2021 елның 1 июненә кадәр дәвам итә.