"Казан Кремле" музей-тыюлыгында II AR/VR музей хакатоны узачак

2021 елның 9 апреле, җомга

2021 елның 16-17 апрелендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында II AR/VR музей хакатоны узачак.

Катнашучыларга проектның темасын: "Космик квест" дип билгеләделәр. Аларның бурычы: әлеге тема өстендә эшләү, ә аннан виртуаль һәм өстәмә чынбарлык форматында команда карарын тормышка ашыру.

Бирем кысаларында катнашучыларга 3D модельләр ясарга, сурәтләр, видео һәм аудио ресурсларын сайларга, сыйфатлы UI/UX интерфейслар булдырырга һәм Lua телендә программа кодын кулланырга, шулай ук кушымтаны җыярга, сынарга һәм проектларны яклау буенча экспертлар командасы әзерләгән мобиль һәм VR җайланмаларында проектны тәкъдим итәргә туры киләчәк.

Проектта җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар, катнашучылар-сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр.

Хакатонны оештыручылар-Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, «EligoVision» ҖЧҖ (Россия hi-tech компаниясе, интерактив 3D визуализация һәм программа белән тәэмин итү өлкәсендә эшләнмәләр белән шөгыльләнә).

Беренче AR/VR музей хакатоны «Казан Кремле» музей-тыюлыгында 2019 елда үткәрелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International