Казанда Филармония музыкаль-әдәби лекторий оешуга 75 ел тулуга багышланган концерт узачак

2021 елның 9 апреле, җомга

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең иң борынгы коллективы – музыкаль-әдәби лекторий оешуга 75 ел тула.

Лекторийның сәнгать җитәкчесе-Татарстан Республикасының атказанган артисты Владимир Васильев.

18 апрель 17:00 сәгатьтә тантаналы концертта Татарстанның сәхнә осталары, халык артистлары, атказанган артистлар катнашачак. Эмиль Җәләлетдинов,  Илдус Әхмәтҗанов, Георгий Ибушев, Рөстәм Абязов; Лариса Маслова, Владимир Варшавский,  Маргарита Коварская, Владимир Федотов,  Роман Чуйнов; Башкортостанның атказанган артисты Индира Әсадуллина (Уфа); Нәҗип Бәдретдинов, Ригина Вәлиева; Рөстәм Галич (США); Тәлгать Йосыпов, Ильяс Камалов; Оксана Шәйдуллина, Гөлнара Байназарова, Дмитрий Босов, Сергей Беляков, Дарья Леванова; «Задоринки» хореографик ансамбле (җитәкче – Алина Зәрипова). Концертны Мария Черных алып бара.

Программада: Г.Тукай, П.Чайковский, Дж.Пуччини, К.Сен-Санс, Ш.Гуно, В.Монти, А.Бабаджанян, Р.Яхин әсәрләре.

Кичәдә Филармония музыкаль-әдәби лекторийга багышланган китап презентациясе дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International