Британиянең BBC Radio 3 милли радиостанциясе беренче тапкыр Россия һәм Татарстанның халык артисты, Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры концертларын трансляцияләде.
ТР Дәүләт симфоник оркестры һәм Александр Сладковский башкаруында Британия радиостанциясе эфирында С.Рахманинов әсәрләре яңгырады. Солист буларак Екатерина Мечетина чыгыш ясады.
Эфирдагы язманы 30 көн дәвамында түбәндәге сылтамада карарга мөмкин: https://www.bbc.co.uk/sounds/play/m000twcc.
BBC Radio 3 - Британиянең милли радиостанциясе, ул классик һәм опера музыкасын, джаз, дөнья музыкасын яңгырата. Шулай ук сәнгать һәм мәдәният яңалыкларын читтә калдырмый. Еш кына тере музыкалы концертлар яңгырый. Радио 1967 елда барлыкка килгән.