Казан Кремлендә Вадим Сидурның күргәзмәсе ачыла

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

24 апрельдән 27 июньгә кадәр Татарстан  Республикасының «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Вадим Сидурның сугыш һәм тынычлык» проекты узачак.

Вадим Сидур бай иҗади мирас калдырган шәхес, аның 500дән артык скульптура, 2000 график эше, шигырьләр җыентыгы, Авангард проза китабы, һәм кинофильмы бар. Аның һәйкәлләре Германия, АКШ, Россиядә урнаштырылган. Күргәзмәгә сайлап алынган хезмәтләр гомумкешелек кыйммәтләре мәсьәләләренә багышланган, алар нинди милләт кешесе һәм ничә яшьтә булуга карамастан, һәркемгә аңлаешлы әсәрләр. Бу әсәрләрдә глобаль экологик катастрофа, җимерелеп барган дөньяда гармония эзләү, даһиларның иҗади көче һәм кеше хисләренең бөеклеге алдында баш ию тасвирлана. Сидурның әсәрләре әйләнә-тирәгә, дөньяга башкача карарга мәҗбүр итә, тирә-юньдәге вакыйгаларны тирәнрәк анализларга мөмкинлек бирә, киләчәккә күз салырга һәм бәлки дә аны яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә.

Рәссам Генри Мур, Альберто Джакометти, Константин Бранкузи кебек шәхесләр белән бер рәттә тора. Гомеренең азагында рәссам: «Үземне узып баручы меңьеллыкның классиклары рәтендә иң соңгыларының берсе итеп тоям», - дип билгеләп үтә.

"Вадим Сидурның сугыш һәм  тынычлык" күргәзмәсендә төрле  чордагы эшләр тәкъдим ителәчәк, алар арасында скульптура, графика, керамика һ.б. бар.

Күргәзмә төрле музей һәм башка күргәзмәләрдә урнаштырырга мөмкин булган күчмә экспозиция буларак тәкъдим ителә. Экспозициягә Вадим Сидурның «Манеж» берләшмәсе фондларыннан кырыктан артык эше, шулай ук шәхси коллекцияләреннән дә әсәрләр кергән.

2016-2019 елларда проект Мәскәүдә, Страсбургта, Люксембургта, Берлинда, Минск, Санкт-Петербург һәм Костромада  күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International