8 һәм 9 апрельдә "Әкият" татар дәүләт курчак театрында 10 айлык һәм 3 яшькә кадәрге иң нәни тамашачылар өчен премьера – "Әкәм-төкәмнең бер көне" спектакле узачак. Чараның авторлары-Мәскәү шәһәреннән «Беренче театр» проектын оештыручы Юрий һәм Ольга Устюговлар.
Берничә ел элек Россия театры өлкәсендә «бэби-театр» дип исемләнгән яңа төшенчә барлыкка килде. Бу төшенчәне нәкъ менә Устюговлар гаиләсе ачты. Алар «Беренче театр» дип аталган нәниләр өчен тамаша юлын башлау мөмкинлеген булдырдылар.
Беренче театр - Россия профессиональ театр проекты. Авторлар Юрий һәм Ольга Устюговлар сабыйларга кызыклы вакыйгаларны сүзсез сөйлиләр диярлек. Аларның төп бурычы - тойгыларга, образларга һәм хисләргә таянып, буяулар һәм авазлар, ритмнар һәм хәрәкәтләр телен кулланып эмоциональ вербаль булмаган сюжет тудыру, аның төп герое – бала үзе. Спектакль тамашачылар залында һәм сәхнәдә күрсәтелми. Балалар әти-әниләре белән бергә «спектакльдә уйныйлар» һәм тамаша алар тирәсендә һәм алар белән бергә бара.
Спектакль Үзәк фойеда узачак. Тамашачылар идәндәге йомшак мендәрләрдә утырачак һәм иркен хәрәкәт итә алачаклар.
Спектакль 35 минут дәвам итә.
Чара «Кече Ватан мәдәнияте» - «Бердәм Россия» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.