VII Россия-Италия RIFF кинофестивале «Мир» кинотеатрында 8-18 апрельдә узачак. Тамашачылар Италиянең 15 иң яхшы яңа картинасын карый алачак.
Беренче көнне тамашачылар «Италия каникуллары» комедиясен күрәчәк. Программада, традиция буларак, нәкъ менә комедияләргә аерым игътибар бирелгән. Казанда «Полет за мечтой» премьерасы, «Невезучие, или кто украл бульдожку?» комедиясе, «Колдунья приходит ночью» яңа комедиясе, «Один из нас» һәм «Король в законе» мафия турындагы комедияләрен карарга мөмкин булачак.
Программада «Украденные дни» мелодрамасы, «Двойное счастье» комедиясе, 2020 елда Венециан кинофестивале җиңүчесе "Кыргыйлар" («Хищники»), «Порок надежды» мелодрамасы һ.б. бар.
Шулай ук Венециан кинофестивалендә җиңүче фильм-призер «Наш отец» чын вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән.
Документаль фильмнар программасында: «Киноплакат сәнгате: кино төшергән кеше», «Рафаэль. Игелекле даһи», шулай ук «Тинторетто һәм яңа Венеция» арт-фильмы тәкъдим ителгән.
Барлык фильмнар да итальян телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.
Билетларны (RIFF билгесе куелган) https://kinoteatr-mir.ru/ сайтында яисә кинотеатр кассасыннан сатып алырга мөмкин.