Казанда X Халыкара "Рахлин сезоннары" фестивале узачак

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

3, 7, 10 һәм 17 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россия һәм Татарстанның халык артисты Александр Сладковский нигез салган X Халыкара «Рахлин сезоннары» фестивале кысаларында дүрт концерт узачак.

Фестиваль 1966-1979 елларда оркестр белән җитәкчелек иткән танылган совет дирижеры, Татарстан оркестрының беренче сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, СССР халык артисты Натан Рахлин хөрмәтенә 2010 елда  оештырылды. Шуннан бирле фестиваль ел саен үзенең искиткеч программалары белән тыңлаучыларны сөендерә.

Быел фестиваль сезоны Людвиг ван Бетховен иҗатына багышланган.

3 апрельдә фестивальнең ачылышы, ә 17 апрельдә йомгаклау концерты узачак. Моннан тыш, быел «Рахлин сезоннары» фестивале кысаларында 5, 6, 9 һәм 10 апрельдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган мәдәни-мәгариф чаралар да узачак. Чакырылган спикерлар арасында – профессор, музыка белгече, Германиянең күренекле мәдәният эшлеклесе Дитер Рексорт, музыка белгече, музыка тәнкыйтьчесе, музыкаль фестивальләр кураторы Татьяна Рексорт, продюсер, «Россия радиосы» музыкаль хәбәрчесе, Россия музыка тәнкыйтьчеләре ассоциациясе әгъзасы Ольга Русанова, сәнгать белеме докторы, органчы, Россия музыка тәнкыйтьчеләре ассоциациясе әгъзасы, фәнни һәм тәнкыйть-публицистик хезмәтләр һәм монографияләр авторы Евгения Кривицкая, «Яшь гвардия» нәшрияты баш мөхәрриренең беренче урынбасары, автор Мария Залесская, музыка һәм сәнгать белгече, журналист Сергей Уваров катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International