31 март М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, балерина Ирина Хакимованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан Адольф Аданның «Жизель» спектакле күрсәтеләчәк.
Пермь хореография училищесын тәмамлаган Ирина Хәкимова үзенең иҗат юлын татар опера һәм балет театры сәхнәсендә 1970 елда башлап җибәрә. Яшь биючене сәләтлелеге һәм даими рәвештә камиллеккә омтылышы башкалардан аерып тора. Ике елдан соң Хәкимовага "Аккош күле" ндә Одетта-Одиллиянең ролен ышанып тапшыралар; алга таба прима-балерина театрның классик һәм милли әсәрләрендә 30дан артык баш рольләрне башкара, шул исәптән: Сөембикә ("Шүрәле"), Аврора ("Спящая красавица"), Медора ("Корсар"), Никия ("Баядерка"), Джульетта ("Ромео и Джульетта"), Китри ("Дон Кихот"), Маша ("Щелкунчик"), Жизель, Анюта, Кармен һәм башкалар.
70-80 елларда Ирина Хәкимова Татарстанның гастрольләргә йөрүче төп балеринасына әйләнә: ул Италия, Франция, Португалия, Мексика, АКШ, Япония, ГДР, Румыния, Көнбатыш Африка илләрендә (Гана, Гамбия, Бенин, Нигерия, Сенегал, Марокко), Кипрда һәм Россиянең күп кенә шәһәрләрендә чыгыш ясый. 20 елдан артык Ирина Хәкимова Казан хореография училищесында укыта, аның укучылары арасында - әйдәп баручы солисткалар Александра Елагина һәм Ольга Алексеева бар.
31 март «Жизель» спектаклендә төп партияләрне Аманда Гомес (Жизель), Михаил Тимаев (Граф Альберт), Артем Белов (Ганс), Алина Штейнберг (Мирта) башкарачак. Дирижер-Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Салаватов.