Татарстанда Беларусь һәм Россия халыклары берләшү Көне узачак

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

2021 елның 2 апрелендә 12.00 сәгатьтә Печище авылындагы Янка Купала музеенда Беларусь һәм Россия халыкларының бердәмлеге көненә багышланган чара узачак.

1975 елда ачылган Янка Купала музее Россиядә бөек белорус шагыйренә багышланган бердәнбер музей.

Җомга көнне музейга Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкилләре, музей партнерлары киләчәк. Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Татарстан Дуслык Йорты, Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә оештырылган чарада республиканың рәсми затлары, иҗат берлекләре әгъзалары, чакырылган кунаклар катнашачак.

Кунаклар Янка Купаланың иҗат юлы, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Печище авылында шагыйрьнең тормышын тасвирлаган музей экспозициясе белән таныша алачаклар. Чара кысаларында Ренат Харисның «Сонетлар» китабын тәкъдир итү булачак, шулай ук рус һәм белорус мәдәниятен тәкъдим итүче иҗади программа каралган.

Хөрмәтле журналистлар! 2 апрель көнне Татарстан халыклары Дуслыгы Йортыннан сәг. 11:00 микроавтобус кузгала (адрес: Павлюхин ур., 57).

Белешмә өчен тел: 8950-321-52-33 Ханнанов Рөстәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International