Театр көнендә «Театраль Идел буе» фестивале җиңүчеләре игълан ителде. Чарада Идел буе федераль округының яшьләр һәм балалар коллективлары катнашты. Татарстаннан ике иҗат коллективы катнашты.
Фестивальнең беренче этабында 416 театр коллективы — 157 гариза яшьләр һәм 259 гариза балалар театрыннан кабул ителгән, барлыгы 5 меңнән артык артист катнашкан. Узган елның 15 сентябреннән 10 ноябренә кадәр Татарстанда төбәк этабы (фестивальнең икенче этабы) булып узды, анда 21 гариза кабул ителгән иде. Округ этабына Әлмәт нефть институтының «Дебют» студентлар коллективы һәм Казанның «ЕрашОК» балалар сатира һәм юмор театры узды. Катнашучылар оештыручыларга үзләренең спектакльләренең видеоязмаларын юлладылар.
«Без бу фестивальдә беренче тапкыр катнаштык, „Микроскоп“ видеоязмасын җибәрдек. Без бу спектакльне пандемия вакытында әзерләдек. Башкаларның да видеоязмаларын карадык — барысы да бик кызыклы», - дип фикерен уртаклашты «Дебют» студиясе җитәкчесе Дамирә Фәизова.
«Без һәрвакыт үз иҗатыбызны күрсәтергә һәм үз талантыбызны республика дәрәҗәсендә күрсәтергә әзер. Бу зур тәҗрибә. Мондый конкурста катнашу бик күңелле булды«, - диде катнашучылар.
Фестивальгә йомгак ясау онлайн режимда да үтте. Идел буе федераль округы жюри әгъзалары үзләренең бәяләрен бирделәр һәм иң яхшыларны сайладылар. Һәр төбәк биш иң яхшы яшьләр һәм балалар спектаклен сайлап алды. Җиңүчеләр баллар суммасы нәтиҗәсендә билгеләнде.