"Идел" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәдәният хезмәткәрләренең «Софитлар яктылыгында» исеме астында ике көнлек республика форумының рәсми ачылыш тантанасы булып узды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, проект фондлары вәкилләре һ.б. катнашты.
«Очрашу һәм күзгә-күз карап аралашу безнең тармак өчен бик мөһим. Бүген мәдәният тармагы алдында бик күп бурычлар тора һәм без мәдәният экосистемасын төземәсәк һәм мәдәният хезмәткәрләре белән элемтәдә тормасак, куелган бурычларны үтәү бик авыр булачак», — диде мәдәният министры Ирада Әюпова.
"Софитлар яктылыгында" форумында балаларга аерым игътибар бирелергә тиеш. Чөнки без мәдәният һәм сәнгать аша балаларыбызны тәрбиялибез — бу конференция кысаларда булмаган очрашуда төп максатыбыз»,-дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
Катнашучыларны ике көндә бай белем бирү программасы, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килгән танылган спикерлардан мастер-класслар көтә.
Экспертлар: Артем Затолокин, Жанна Котова, Виктория Дрючкова, Александр Максимов, Егор Ельчин һәм башкалар.
30 март Форум мастер-класслар белән дәвам итәчәк, катнашучылар үз проектларын тәкъдир итәчәкләр һәм «Мәдәни проектлар: мөмкин булганча» тренд-сессиясендә катнашачаклар.
Программада:
- «Проектлы идарә итү, дөньяны үзгәрткән алымнар» воркшоп, Артем Затолокин;
- «Нәтиҗәле партнерлык инструментлары 2.0» мастер-класс, Жанна Котова;
– Public Talk «Краудфандинг: проектын башлап җибәрү инструкциясе», Егор Ельчин;
- Кейсбук «Креатив фикерләү, проект идеясе һәм барысы хакында да», Александр Максимов;
- СПИЧ-СЛОТ "Сөйләргә сөйлим!" үзпрезентация һәм имидж, Виктория Дрючкова.