«Тантана-2021» театраль премия җиңүчеләре билгеле булды

2021 елның 28 марты, якшәмбе

Казанда Г.Камал театрында ТР Мәдәният министрлыгы премиясен һәм «Тантана — 2021» театраль конкурс премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Һәр номинациядә җиңүчеләрне атау миссиясе, халык сәламәтлеге өчен көрәшкән, табибларга бирелде.

Бүләкләү тантанасы Г.Камал театрының Зур сәхнәсендә үтте.

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Эмиль Талипов бүләкләнде. («Хуш, авылым» һәм «Хуш, авылым. Хыял» спектакле).

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе Камал театры актрисасы Ләйсән Фәйзуллинага бирелде. («Хуш, авылым» һәм «Хуш, авылым. Хыял» спектакле).

Бөгелмә театры артисткасы Анастасия Азорова ("Уңыш бәйрәмендә биюләр" спектакле, «Танцы на праздник урожая») һәм Буа театры артисты Булат Гәрәев («Тәүбә»спектакле) "Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле" һәм «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә игълан ителде.

Иң яхшы дебют дип А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы драма театры артисты Винер Фәйзуллин табылды.(«Брежнев шәһәре» спектакле).

"Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль" М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры актеры Айдар Сөләймановка бирелде («Алтын Казан»).

«Актерлар ансамбле» номинациясендә «Тере шәһәр» сәнгатькә ярдәм итү фондының «МОҢ» коллективы җиңүче дип табылды.

«Балалар өчен иң яхшы спектакль» номинациясендә ике җиңүче билгеләнде — Кариев яшь тамашачылар театры («Мио, мой Мио!» спектакле) һәм Казан яшь тамашачылар театры («NEDОросль» спектакле).

«Әкият» театры актерлары Дилүс Хуҗиәхмәтов һәм Юрий Чуктиев «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге рольләре өчен «Курчак театрының иң яхшы актеры» номинациясендә бүләкләнделәр.

"Иң яхшы эпизодик роль" Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләховага тапшырылды. ("Сәйдәш. Йокысызлык").

«Тантана» Казанда унынчы тапкыр уздырыла. Оештыру комитеты тарафыннан барлыгы 67 гариза каралды. Премиягә Татарстан Республикасының дәүләт, муниципаль, шәхси профессиональ театрлары һәм башкарма сәнгать оешмалары дәгъва кылды. Быел премия күләме 100 мең сумга арттырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International