Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың Песах бәйрәме белән тәбрикләве

2021 елның 27 марты, шимбә

Татарстан Республикасының яһүдиләр җәмгыяте әгъзаларын яһүдиләрнең изге Песах бәйрәме белән котлыйм!

Татарстан Республикасында төрле милләт халкының милли бәйрәмнәрен бергәләп, тату һәм күркәм итеп билгеләп үтү матур гадәткә әйләнде. Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә һәм диненә хөрмәт белән карау бик мөһим күренеш. Песах бәйрәмендә яһүди халкына бары тик игелек, шатлык һәм гаилә бәхете телим! Һәр туган көн күңел тынычлыгы, муллык һәм мәрхәмәтлелек китерсен.

Мәдәният министры  И.Х.Әюпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International