Бүген «Тантана» театраль конкурс-премиясе җиңүчеләре билгеле булачак

2021 елның 27 марты, шимбә

Татарстанның төп театраль конкурсы - «Тантана» премиясе финиш сызыгына чыга, бүген барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеле булачак. Әмма  җиңүчеләрдән тыш, быелгы спектакльләрнең күпкырлы булуы да кызыклы. Театрдагы репертуар бүгенге көндә халыкны борчыган проблемаларны һәм темаларны яктырта дип әйтергә була. Театр тамашачы фикерен көтә, чөнки спектакльләр халык белән элемтә булдыруга юнәтелгән.

Театр-ул үз-үзебез белән сөйләшү, соңгы вакытта ничек яшәвебез, безнең белән ниләр булуы хакында уйлану. «Тантана» премиясе экспертларының берсе, театр белгече Нияз Игъламов әйтүенчә, театр – ул аралашу чарасы, һәм без хәзер бары тик театрда очрашып аралашабыз. Без, ягъни ярлылар һәм байлар, ирләр һәм хатын-кызлар, руслар һәм татарлар очраша торган бердәнбер урын- театр. «Игътибар итегез, төрле социаль статуслы кешеләр кисешкән урыннар калмады диярлек: без төрле кибетләрдән товар сатып алабыз, балаларыбыз төрле мәктәпләрдә укый, төрлечә сәяхәт итәбез, ә театр без очраша һәм хезмәттәшлек итә алырлык бердәнбер урын булып кала бирә".

Спектакль яшүсмерләр һәм өлкән буын кешеләре кызыксынып карасын өчен нинди булырга тиеш? Шәһәр һәм авыл халкы нәрсә карый? Ә гомумән, бүген спектакльләргә кем йөри һәм театрлар нинди тамашачыга исәпләнгән? Бу хакта тулырак: https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/1958130.htm  сылтамада укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International