Кадерле дуслар!
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара театр көне белән котлыйм!
Татарстан Республикасында театр сәнгате үзенчәлекле төрлелеге белән аерылып тора. Төбәгебезнең мәдәни тормышында республика театрлары әһәмиятле роль уйный һәм Татарстан халкының рухи үсешенә зур өлеш кертә.
Һәр театр сезоны яңа спектакльләргә, яңа исемнәргә бай. Һәр премьера, сәхнәдә күрсәтелгән һәр спектакльдә режиссерлар, актерлар, рәссамнар, әдәби һәм музыкаль бүлек мөдирләре, костюмчылар, бутафорлар, тавыш режиссерлары, ут куючы һәм башка хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте тора. Театрның нәтиҗәле эшчәнлеге барлык хезмәткәрләрдән, хәтта хисапчы, администратор, монтажчы һәм машина йөртүчеләр, билет сатучылар һәм кием алып торучыларга да бәйле.
Без күп еллар Татарстан театр сәнгатенә тугры хезмәт итүче күренекле сәхнә осталарыбызны хөрмәт итәбез. Республика театр труппаларына яшь, талантлы актерлар килүгә сөенәбез, без аларга зур өметләр баглыйбыз!
Татарстан-Россиянең уникаль театраль мәдәниятле иң эре театр үзәкләренең берсе. Безнең театр коллективларының осталыгы Бөтенроссия һәм Халыкара фестивальләрдә һәм конкурсларда профессиональ җиңүләр белән билгеләнә, шулай ук актерлар һәм режиссерлар "Алтын битлек" Милли театраль премиясендә генә түгел, Россиядән тыш, чит илләрдә дә абруй казаналар.
Республика районнары һәм шәһәрләрендә үзешчән труппалар, халык театрлары, яшьләрнең һәвәскәр берләшмәләре уңышлы эшчәнлек алып бара, алар Татарстанның иҗади тормышын баеталар, ә безнең республика театрлары иң яхшы спектакльләрен һәм концерт программаларын халыкка җиткерергә омтыла һәм Россиядә популярлык казаналар.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы исеменнән Халыкара театр көне белән тәбриклим! Сезгә сәламәтлек, яңадан-яңа премьералар, иҗат яратучы тамашачылар, хыялларыгыз тормышка ашуын телим! Ә иҗат сөючеләргә театр дөньясы белән яңа очрашулар күбрәк булсын дигән теләктә калам!
ТР мәдәният министры
И.Х.Әюпова