Министр Ирада Әюпова М.Гафури исемендәге башкорт театры директоры Иршат Фәйзуллин белән очрашты

2021 елның 26 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова М.Гафури исемендәге башкорт театры директоры Иршат Фәйзуллин һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов белән очрашты.

Төбәкара хезмәттәшлек кысаларындагы очрашуда сүз башкорт театрының Казанда узачак гастрольләре турында барды.

2021 елның 13-17 апрелендә  Казанда Башкорт театрының спектакльләре Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының зур һәм кече сәхнәсендә узачак. Программада театрның данлыклы «Зөләйха күзләрен ача» спектакле дә бар. 20 еллап театрда аншлаг белән барган «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасы да куелачак.

Башкорт театры Казанга 2 ПРЕМЬЕРА алып килә, 15 апрель сәг. 12.00 "Салават нәселе бирешми", 16 апрель сәг. 19.00 "Амелия" спектакле куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International