2021 елның 24-26 мартында Казан театр училищесында «#Proотеатр» (Physical Theatre) Төбәкара театр фестиваль-лабораториясе уза.
Фестиваль Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә һәм Казан театр училищесының 100 еллыгына багышлана.
Чара театр училищелары студентларына үзләрен иҗади яктан күрсәтергә мөмкинлек бирә, иҗади шәхесләр белән танышырга, иҗади элемтәләрне үстерергә, иҗади идеяләр белән уртаклашу мөмкинлеге бирә, һөнәри тәҗрибә тупларга һәм камилләшергә ярдәм итә.
Фестивальнең Эксперт советы хөкеменә пластик миниатюралар һәм 5-30 минутлык пластик спектакльләр тәкъдим ителәчәк.
Программада Казан, Түбән Новгород, Иркутск, Алабуга һөнәри белем бирү оешмалары студентларының иҗади эшләрен күрсәтү күздә тотыла.