Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда мәдәният хезмәткәрләренә мактаулы исемнәр һәм медальләр тапшыру тантанасы узды

2021 елның 26 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.

Мәдәният хезмәткәре көненә багышланган чара театр һәм эстрада артистларын, музей хезмәткәрләрен җыйды.

Мәдәният хезмәткәрләрен котларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева килде.

«Мәдәният-милләтебезнең зур байлыгы. Мәдәният хезмәткәре өчен илһам кирәк, аннан башка иҗат итеп булмый», — диде Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте, Юлия Калинина фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International