Казан консерваториясе хор дирижерлары конкурсы үткәрә, беррәттән тамашачыга Мәскәү һәм Казан коллективларын тыңларга тәкъдим итә.
С.А.Казачков исемендәге XXV Казан хор ассамблеясе 30 март Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы сәхнәсендә ачылачак. Ел саен үткәрелә торган проект Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан оештырылды. 2013 елдан бирле проект легендар хормейстер, консерваториянең мактаулы профессоры Семен Абрам улы Казачков исемен йөртә.
Конкурста катнашу өчен Россия һәм Кыргызстаннан 48 яшь дирижер гариза биргән. Җиңүчеләр 1 апрельдә билгеле булачак һәм лауреатлар гала-концертта чыгыш ясаячак.
Казан хор ассамблеясе 27 апрельдә XIX татар хор музыкасы фестиваленең гала-концерты белән тәмамланачак, быел ул Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышлана.