27 март «Театраль Идел буе» Фестиваленең округ этабы җиңүчеләре игълан ителәчәк

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

27 март «Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабында җиңүчеләр игълан ителәчәк. Тантанада «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы яшьләр спектакле», «Иң яхшы режиссерлык эше» (балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында), «Иң яхшы ир-ат роле» (балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында), «Иң яхшы хатын-кыз роле» (балалар һәм яшьләр спектакльләре арасында) номинацияләре буенча лауреатлар билгеле булачак. Шулай ук региональ этапта җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак.

Финал 27 март 13:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Рәхимов ур., 8нче йорт, к.3, 317бүлмә ("Ростелеком"). Тантана Идел буе федераль округының барлык төбәкләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында, Ростелекомның аккредитацияләнгән мәйданчыклары базасында узачак.

Аккредитация aydar.gilyazov@tatar.ru электрон почтасы аша алып барыла, элемтә өчен телефон: 89172974481-Айдар Гыйләҗев, матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International