Казан дәүләт мәдәният институтында «Карга боткасы» бәйрәме узачак

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

25 март Казан дәүләт мәдәният  институтында традицион татар  бәйрәме «Карга боткасы» узачак. «Карга боткасы» бәйрәме 25 март 13сәг 20 мин түбәндәге адрес буенча башлана: Казан шәһәре, Оренбург тракты, 3 йорт.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2021 ел Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бәйрәмгә Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча Ресурс үзәге, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре, Казан дәүләт аграр университеты, Казан педагогия көллияте укытучылары һәм студентлары, Казан шәһәре Вахитов районы мәктәп укучылары чакырылды.

Бәйрәмнең максаты-Россия халыкларының традицион сәнгать мәдәниятен саклау, торгызу һәм үстерү.

Кунакларны халык уеннары, әйлән-бәйлән, милли ярышлар һәм бүләкләр, бәйрәм боткасы һәм кайнар чәй көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International