Патриот җырлар, балалар һәм яшьләр иҗаты музыкаль әсәрләренең «Ватанның яшь талантлары» V Халыкара фестиваленең сайлап алу туры башланды. Фестиваль изге князь Александр Невскийның 800 еллыгына багышлана. Чарада Россия, шулай ук БДБ, Европа, Африка, Америка һәм Азиядән төрле яшьтәге мәктәп укучылары катнашачак.
Фестиваль өч этапта уза. Беренче сайлап алу этабы 2021 елның 25 апреленә кадәр дәвам итәчәк. «Ватанның яшь талантлары» фестиваленең финалы – гала-концерт – Мәскәүнең Кораллы Көчләр һәм сугыш ветераннары йортының Кызыл Байрагы залында 2021 елның июнендә узачак. Лауреатлар Мәскәү шәһәренең иң яхшы концерт мәйданчыкларында чыгыш ясау, шулай ук профессиональ эстрада коллективлары әгъзалары булу мөмкинлегенә ия булачак.
Фестивальдә катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат-сайтта.