Кукмарада Төбәкара «Китап-фест-2021» балалар китаплары фестивале башланды

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Бүген Кукмарада Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган Төбәкара «Китап-фест-2021» балалар китаплары фестивале башланды.

Тантана район мәдәният йортында узды. Фестивальдә катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдгамова сәламләде.

Бәйрәм җирле иҗат коллективлары катнашындагы концерт белән дәвам итте. Чараны театр һәм кино актеры Александр Давыдов алып барды.

Мәртәбәле кунаклары арасында Россия мәдәнияте фондының «Бүген—бала, иртәгә-халык» проекты җитәкчесе Ольга Буцкая, РФ халык артисты Лариса Лужина, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Композиторлар берлеге әгъзасы, балалар өчен күп санлы җырлар авторы, композитор Григорий Гладков, рәссам-иллюстратор Ольга Ионайтис, рәссам-иллюстратор Юрий Богачев, язучы, шагыйрь, композитор Игорь Шевчук һәм аның ассистенты Елена Ерофеева, балалар язучысы, шагыйрь, тәрҗемәче Мария Лукашкина, Россия мәдәнияте фонды проектларының координаторы Светлана Блохина һәм Татарстан, Удмуртия Республикасы һәм Киров өлкәсе вәкилләре катнашты.

Фестиваль Кукмара районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең: татар, рус, удмурт, марый һәм башка халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә.

Ике көнлек чарада әдәби очрашулар, мастер-класслар, фильмнар күрсәтү, түгәрәк өстәлләр оештыру һәм Кукмара үзәк балалар китапханәсенә Сергей Михалков исемен бирү күздә тотыла.

Чаралар район үзәк һәм балалар китапханәсе, район мәдәният йорты, Кукмара сәнгать мәктәбе, Кукмара музыка мәктәбе базасында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International