Фестиваль кысаларында әдәби очрашулар, остаханәләр, фильмнар күрсәтү, түгәрәк өстәлләр үткәрү каралган. Шулай ук, Россиянең танылган театр һәм кино актерлары, мәдәният эшлеклеләре катнашында Кукмара үзәк балалар китапханәсенә Сергей Михалков исемен бирү күздә тотыла.
Фестивальне Россия мәдәният фонды, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты, «Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе оештыра.
Чаралар Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының үзәк район һәм балалар китапханәсе, район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, музыка мәктәбе базаларында узачак.
Фестивальгә Россия мәдәният фондыннан кунаклар, Удмуртия, Марий Эл республикалары, Татарстан һәм Киров өлкәсе китапханә хезмәткәрләре һәм язучылары чакырыла. Фестивальдә мәктәп укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары, укытучылар, китапханә хезмәткәрләре катнашачак.