Казанда Алексей Горькийның тууына 153 ел тулуга багышланган чаралар узачак

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

28 март  А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда  Алексей Горькийның тууына 153 ел  тулуга багышланган чаралар узачак.

Программа Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында  Татарстан Республикасы Милли музее һәм А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музее тарафыннан оештырылды.

Чара сәгать 12.00дә Максим Горький һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Аннан соң Горький урамы буйлап җәяүле экскурсия һәм сәг. 13.00 музейда түләүсез экскурсия узачак.

14.30 сәгатьтә  Горький һәм Шаляпин музее  фондларыннан «Максимыч» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Федор Шаляпин дусты Горькийга Максимыч дип эндәшкән.

14.45сәг. музей һәм Б.Әлмәнов исемендәге 3 нче балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырылган "Горькийны ясыйбыз" яңа сәнгать проектын тәкъдир итү узачак.

Бәйрәм программасы сәг.15.00 А.М.Горький исемендәге әдәби премияне тапшыру тантанасы белән тәмамланачак.

16.00-17.00 сәг. – "Люмьер синематографы" проектын тәкъдир итү, ә 17.00-18.30 сәг. – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе укытучылары һәм студентлары катнашында «Горький һәм музыка» концерт программасы планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International