"Татарстан музейларында камера музыкасы. Яңарыш. Яңа гасыр» музыкаль проекты ачыла

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

27 марттан 2 июньгә кадәр Казанның төп музейларында яңа музыкаль проект тормышка ашырыла, аның төп максаты — халыкка мәгърифәт  бирү, камера-инструменталь башкару жанрына, «квартет» стиленә карата кызыксыну уяту.

Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музеенда, хәзерге заман сәнгате галереясендә һәм Татарстан Республикасы Милли музеенда, Е.А. Боратынский, Г.Тукай, А.М.Горький һәм Ф.М. Шаляпин музейларында кыллы квартет тематикасына багышланган 9 концерт күрсәтеләчәк.

"Татарстан музейларында камера музыкасы. Яңарыш. Яңа гасыр» проектының авторы - музыка белгече, филолог, сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Скепнер һәм виолончель остасы, квартетның сәнгать җитәкчесе Сергей Пономарев.

Ольга Скепнер: «Хәзерге вакытта чит илдә камера музыкасы чын мәгънәсендә күтәрелеш кичерә, ә безнең илдә тыңлаучылар кими, ихтыяҗ юк, квартет стиленең «үлүе» күзәтелә. Кыллы квартет-ул камера-инструменталь башкаруның үзенчәлекле өлеше, ул Көнбатыш Европа һәм ватан музыкасы тарихында күренекле урын алып тора. "Татарстан музейларында камера музыкасы, Яңарыш. Яңа гасыр» күргәзмәсе чит ил һәм илебез композиторлары әсәрләреннән тора. Концертлар күп кенә музыкаль шедеврларны яңартырга, классик-романтик стиль, импрессионизм осталарын гына түгел, ә ХХ гасырның икенче яртысындагы һәм бүгенге заманның иң яхшы композиторлары әсәрләрен  тыңларга, татар композиторларының камера музыкасы белән танышырга һәм Казанның танылган музейлары хәзинәләрен музыкаль сәнгать призмасы аша күрергә мөмкинлек бирә. Бу проект профессиональ музыкантларга гына түгел, ә барлык музыка яратучыларга да кызыклы булыр дип ышанам"-, диде.

Тугыз концерт программасында искиткеч музыкантлар, халыкара конкурслар лауреатлары Евгений Субботин (беренче скрипка), Иван Субботкин (икенче скрипка), Григорий Чекмарев (альт), Сергей Пономарев (виолончель) катнаша. Алар Россиянең милли филармония оркестры (дирижер Владимир Спиваков), MusicAeterna (җитәкче Теодор Курентзис), Россиянең милли оркестры (сәнгать җитәкчесе М.Плетнев) төркемнәрендә тәҗрибә туплаган музыкантлар. Бүгенге көндә “QUATERNION” кыллы квартет составында уйныйлар. 

Кыллы квартет үзенең жанрын киңәйтә һәм традицияләргә тугры калып экспериментлар да оештыра. Классик музыкадан торган квартет репертуарында джаз импровизация концерты да барлыкка килде.

29 апрельдә  ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда  узачак концертта легендар музыкант  Аркадий Шилклопер катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International